news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ушу буенча Татарстанның ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак

Республика ярышлары февраль аенда Пермьдә узачак Чемпионатка һәм Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу турнирлары булып тора.

Казанда ушу буенча Татарстанның ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда 26 гыйнварда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча Татарстан Республикасы ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышларда 120 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Республика ярышлары февраль аенда Пермьдә узачак Чемпионатка һәм Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу турнирлары булып тора.

Казанда турнирларны тантаналы ачу тантанасы 10:00 сәгатьтә башланачак.

Чарага керү ирекле. 

news_right_1
news_right_2
news_bot