Казанда ушу буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге була
Тантаналы ачылышта федерациянең танылган спортчылары чыгыш ясаячак.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). 22 гыйнварда «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында ушу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге була.
Ярышларда 150дән артык катнашучы катнашачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.
Тантаналы ачылышта федерациянең танылган спортчылары — Татарстан, Идел буе округы, Россия, Европа һәм ушу буенча дөнья чемпионнары чыгыш ясау планлаштырыла.
Ярышларны ачу тантанасы 10:00 сәгатьтә була (керү ирекле).