news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте

Татарстанда уртача хезмәт хакы 2016 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 5,9 процентка үсте.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда эре һәм урта предприятие һәм оешмаларда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,8 процентка күбрәк. Бу хакта Казан шәһәре дәүләт статистика бүлеге хәбәр итә.

Татарстанда, тулаем алганда, 2017 елның гыйнвар — сентябрь айларында уртача хезмәт хакы 31389,8 сумны тәшкил иткән. Бу узган елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 5,9 процентка үскән дигән сүз. Әлеге мәгълүматлар Татарстан дәүләт статистика хезмәте материалларында  җиткерелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot