news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда уртача хезмәт хакы быел 62 мең сумнан арткан

2022 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Казанның зур предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 62,3 мең сумга җиткән. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткеч 14 процентка арткан, әмма чынбарлыкта 0,7 процентка кимегән. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Шакиров шәһәр бюджеты мәсьәләләре буенча Казан шәһәре думасы утырышында хәбәр итте.

«Казанда уртача айлык хезмәт хакы 2022 елның беренче тугыз аенда зур һәм урта предприятиеләрдә 62,3 мең сумнан артык тәшкил итте, бу үткән ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Әмма хезмәт хакы үсеше кулланучылар бәяләре индексы белән юкка чыгарылган иде, шуның аркасында реаль хезмәт хакы күләме 0,7 процентка кимеде», - дип хәбәр итте Шакиров.

Шул ук вакытта номиналь уртача хезмәт хакы күләме быел 53,8 мең сум дәрәҗәсендә көтелә, 2023 елда - 59,7 мең сум, дип өстәде ул.

Докладчы сүзләренчә, тышкы сәяси вазгыятькә бәйле тискәре факторларга карамастан, Татарстан башкаласында икътисади активлык арту күзәтелә. Шулай итеп, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт күләме узган ел дәрәҗәсендә чагыштырма бәяләрдә көтелә, яки 1,1 трлн сум. 2025 елга аның күләме, 2021 ел белән чагыштырганда, 9 процентка артырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100