news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда урта мәктәптә “Рухи-әхлакый культура” циклы предметларын укытуга нисбәтле җыен уза

“Урта мәктәптә “Рухи-әхлакый культура” циклы предметларын укыту методологиясенә Ислам карашы” дип аталган фәнни-гамәли конференция 30 октябрьдә Казанда үтә

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Казанда 30 октябрьдә “Урта мәктәптә “Рухи-әхлакый культура” циклы предметларын укыту методологиясенә Ислам карашы” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Җыенны ТР Мөселманнары диния нәзарәте оештыра.

Конференция материаллары буенча җыентык чыгару көтелә. Җыен Казан Кремлендәге Эрмитаж үзәгендә узачак, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot