news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Урта Кабан күле ярында мәчет төзергә җыеналар

Татарстан башкаласының Идел буе районында Урта Кабан күле ярында яңа мәчет төзергә планлаштыралар. Казан Башкарма комитетының шул турыдагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Мәчет төзү өчен Сормовская һәм Авангардная урамнары чикләрендә 0,5 гектар мәйданлы участок бүлеп биреләчәк. Гыйбадәт йорты янында шулай ук кирәкле инфраструктуралы гомуми файдаланудагы яшел зона барлыкка килергә тиеш. Моннан тыш, анда юл да төзеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot