news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда урнашкан кафедагы атыш күзәтү камераларына эләккән

Вакыйга якшәмбе төнендә Мәскәү районындагы бер кафеда булган.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда ике ир-атның кафедагы ызгышы атыш белән тәмамланган. Вакыйганы күзәтүе камералары видеога төшереп алган. Бу хакта “Татар-информ”га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“18 ноябрь көнне иртәнге сәгать өчләр тирәсендә полициягә ашыгыч ярдәм хезмәте операторыннан шалтырату булды. Ул Мәскәү районындагы кафеларның берсендә ике-ир атның ызгышы атышу белән тәмамлану турында хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, 32 яшьлек ир-ат конфликт барышында травматик пистолеттан 36 яшьлек иргә аткан”, - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдә кафеда урнашкан күзәтү камералары язмалары чыкты. Кадрларда күренгәнчә, кара төстәге куртка һәм башлык кигән ир көндәшенә ата, зыян күрүчене якларга теләгән кызның башына суга һәм китә.

Әлеге факт буенча тикшерү бара. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot