Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Урман утырту көне” республика акциясе уздырыла
Татарстан министрлыклары һәм ведомство вәкилләре 3 мәйданчыкта агач утыртуда катнаша
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Бүген, 11 октябрь сәгать 10нан, Казанда республикакүләм “Урман утырту көне” дип игълан ителгән. Татарстан министрлыклары һәм ведомство вәкилләре 3 мәйданчыкта агач утыртуда катнаша.
Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акция Универсиада авылында, Нагорный бистәсе Каенлыгы янында һәм шәһәр белән Кадыш бистәсе арасында үтәчәк.
Аерым алганда, агач утырту кебек изге эштә ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Хөкүмәт вәкилләре "Kazan Arena" стадионы янында, “Татмедиа” медиахолдингы вәкилләре Каенлыкта үзеннән өлеш кертә.
“Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы һәм ТР Министрлар Кабинетының 2010 елдан чыккан карары нигезендә гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз