news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Урман нигъмәтләре» иҗади остаханәсе ачылды

Биредә мунча кирәк-яраклары, үзебездә җитештерелгән үләннәрдән чәй, республиканың экологик чиста урыннарында җыелган җиләкләрдән әзерләнгән бал һәм кайнатма алып була.

Казанда «Урман нигъмәтләре» иҗади остаханәсе ачылды
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Казанда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ «Урман нигъмәтләре» дигән иҗади остаханәсе ачылды. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Урман нигъмәтләре» иҗат остаханәсендә агач эшләнмәләре сатып алырга мөмкин. Биредә үрү элементлары белән җиһазлар, үрелгән төрле модельле люлькалар, кәрҗиннәр, мунча кирәк-яраклары, үзебездә җитештерелгән үләннәрдән чәй, республиканың экологик чиста урыннарында җыелган җиләкләрдән әзерләнгән бал һәм кайнатма бар.

«Безнең остаханәдә булып, башкала халкы һәм аның кунаклары табигать, иҗат һәм урман дөньясына чума алачак, — дип билгеләп үтте Ләйсән Хәйретдинова. — Безнең барлык югары сыйфатлы эшләнмәләребез дә шәһәр халкына ошар дип ышанам».

Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә остаханәдә табигый талчыбыктан кәрҗин үрү, панно ясау, мунчала, имбир перәннекләре әзерләү буенча мастер-класслар узачак. Яңа ел каникуллары вакытында 2020 елның 3-8 гыйнварында мастер-класслар киңәйтелгән программа белән үткәреләчәк, анда теләге булган һәркем Раштуа тәкыялары, шәмнәр һәм башка яңа ел композицияләре ясарга өйрәнә алачак.

Чарада Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. «Урман нигъмәтләре» иҗади остаханәсен бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, шулай ук җитәкче-урманчылар һәм республика урман хуҗалыклары директорлары карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100