Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Урицкий мәдәният йорты март аенда ачыла
Төзекләндерелгәннән соң бинада күпфункцияле мәдәни үзәк ачылачак.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Казанда төзекләндерелүдә булган Урицкий исемендәге мәдәният йортының киләсе елның март аенда ачылуы планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында ел йомгаклары буенча узган брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе, “Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү” төбәк программасы кураторы Наталия Фишман җиткерде.
“Ленин исемендәге мәдәният йортында төзекләндерү эшләре көзен төгәлләнде, Урицкий мәдәният йортында эшне язын төгәллибез. Март аенда ачарга уйлыйбыз”, – дип хәбәр итте Фишман.
Дүшәмбе, 25 декабрьдә, Ленин исемендәге мәдәният йортында масштаблы төзекләндерү эшләреннән соң Татарстан Президенты һәм Казан мэры катнашында беренче чыршы бәйрәме булды.
Ә форматы үзгәрәчәк Урицкий исемендәге мәдәният йортында, “Ремонтстройсервис” подряд оешмасы генераль директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин ноябрь аенда җиткергәнчә, күпфункцияле мәдәни үзәк булачак һәм ул ярты меңләп баланы сыйдыра алачак. Бу элеккегесеннән ике тапкырга артык дигән сүз.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз