Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Урицкий исемендәге паркта Алма Спасына багышланган бәйрәм уза
Бүген Казанда 11:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта алма уңышын җыю бәйрәме – Алма Спасына багышланган халык күңел ачулары оештырыла. Программада күз тиюдән һәм начар көчләрдән саклый торган йолдызлык һәм традицион курчаклар тәкъдим ителгән осталар ярминкәсе, агач сувенирларны бизәү, челтәр үрү һәм беләзекләр ясау буенча остаханәләр каралган. Шулай ук кунакларны фотосурәткә төшү өчен бәйрәмнең сәбәбенә кагылышлы мәйданчыкка, милли уеннар һәм күңел ачу чараларына чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә теләгән кеше өстәлләрдәге кайнар алма ширбәте һәм алма эчле пәрәмәчләр белән сыйлана ала.
12:00 сәгатьтә Казан шәһәре һәм Татарстан районнары Мәдәният йортлары фольклор хорлары катнашында концерт программасы башлана, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясеннән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз