news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ураза гаетенә багышлап «Рамазан Фест 2025» бәйрәме узды

Казанда Ураза гаетенә багышлап «Рамазан Фест 2025» бәйрәме узды
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Казанда Галиәскар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Рамазан Фест 2025» гаилә бәйрәме узды. Ул 30 март көнне бөтен дөнья мөселманнары бәйрәм итә торган Ураза гаетенә багышланды, дип хәбәр итә «Татар-информ»нан Дарья Агеева.

«Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм «Тимер» ихтиярилар батальоны имамы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов мөселманнарны Рамазан аеның тәмамлануы белән котлап, барысына да сәламәтлек, игелекле еллар теләде.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Рамазан Фест» оештыручылары бу ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы буларак игълан ителүен искәртте. Бәйрәмдә сугыш техникасының төрле үрнәкләре күрсәтелде

«Рамазан Фест» дәвамында Казанның балалар филармониясе яшь артистлары, Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров, җырчы Мәрьям Җаббарова, Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев, Ришат Әхмәдуллиннар чыгыш ясады. Шулай ук кылычлар белән бию һәм татарча брейк-данс башкарылды.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бәйрәмдә оештырылган ярминкәдә төрле бизәнү әйберләре, уенчыклар, хушбуйлар, сабын, милли киемнәр, савыт-саба, яулыклар, баллы чәй ризыклары, милли ашлар һәм эчемлекләр сатылды.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Шулай ук фестиваль узган урында ретро автомобильләр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Бәйрәм кунаклары совет елларында чыккан «Жигули», «Волга», «Запорожец», балалар өчен педальле «Москвич» машиналары белән таныша алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100