news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ураза гаете уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак

Казанда Ураза гаете уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак
Фото: Диния нәзарәте матбугат хезмәте

30нчы мартта Казанда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Нәзарәт мәчетләре гадәттәгечә үз яннарында һәм җәмәгать урыннарында төрле чаралар оештырачак. Катнашучыларны мавыктыргыч бәйгеләр, викториналар, спорт ярышлары, милли уеннар, шулай ук мәдәни программа көтә.

Кунаклар игътибарына шулай ук тәм-томнар, кайнар пылау, коймаклар һ.б. тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел «Рамазан Фест» шәһәркүләм гаилә фестивале берьюлы өч урында узачак. Татарстанның танылган артистлары чыгышлары яңгыраячак төп сәхнә Г.Камал театрының иске бинасы мәйданында урын алачак. Театр янәшәсендә шулай ук фуд-корт оештырылачак, ә Кабан күле буенда «Опен-маркет Хәләл» узачак, бирегә килүчеләр өчен: милли кием-салым, бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм тәм-томнар урын алачак, җирле осталарның кул эшләре белән танышырга һәм уникаль бүләкләр табу мөмкинлеге тудырылачак.

Каюм Насыйри урамында зур программа һәм күренешләр белән Балалар сәхнәсе эшләячәк, биредә алар, мәсәлән, алфавитның югалган хәрефләрен эзли алачак. Әлеге чарада шулай ук балалар өчен бушлай мастер-класслар үткәреләчәк, аниматорлар һәм ходулистлар кунакларны төрле күңел ачулар белән сөендерәчәк.

Моннан тыш, бәйрәм узган вакытта балаларга барлыгы 3000 «Петушок» кәнфите таратылачак. Биредә «Әкияттә кунакта» зонасы урнаштырылачак, анда чара партнерлары, шул исәптән балалар үзәкләре, «Нәфис Косметикс», «Мәрҗани», «Ал таң», «Шаян ТВ» һ.б. балалар әкиятләре белән интерактив зоналар һәм нәниләр өчен мавыктыргыч уеннар тәкъдим итәчәк. «Рамазан Фест» инде сигезенче ел рәттән милләтенә һәм дини карашларына бәйсез рәвештә шәһәр халкын һәм кунакларны бер мәйданга җыеп китерә. Фестиваль сәгать 13.00 башлана.

«Әхмәдзәки» мәчетендә сәгать 13:00 шулай ук бәйрәм башланып китәчәк: хәзрәтләрнең вәгазьләре, балаларның Коръән укуы һ.б. көтелә. Бәйрәм программасында саф һавада балалар өчен төрле уеннар, остаханәләр, викторина, аттракционнар, шулай ук сый-нигъмәт: баллы мамык, попкорн кебек ризыклар, сәүдә рәтләре булачак.

«Гаилә» мәчетендә бәйрәм сәгать 11.00 башлана. Кунакларны төрле күңел ачулар көтә: кызыклы мастер-класслар, аттракционнар, викториналар, шулай ук баллы мамык, попкорн, сәүдә рәтләре һ.б. булачак.

Ураза бәйрәме Апанай мәчете янәшәсендә дә узачак. Ул сәгать12.00 башлана.

«Иман нуры» мәчетендә дәресләргә йөргән, мәчет каршындагы курсларда актив катнашкан, шулай ук тәравих намазларына йөргән балалар өчен «Коръән бәйрәме» оештырылачак. Бу чарада һәр бала яттан Коръәннең үзе теләгән сүрәсен укып күрсәтеп, бүләк алачак. Шулай ук «Әл-Бәкара» сүрәсенең 185нче аятен яттан өйрәнүчеләргә махсус бүләк тапшырылачак. Әлеге чара Рамазан аеның соңгы көнендә узачак һәм анда якынча 70 бала катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100