news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда урамны су баскан

Урамда 13 градус салкын булса да, Побежимова һәм Чапаев урамнары чатындагы юлга су тулган.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Авиатөзелеш районында юлның машиналар йөри торган өлешен су басты, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.

Урамда 13 градус салкын булса да, Побежимова һәм Чапаев урамнары чатындагы юлга су тулган. Әлеге хәвефнең шаһитлары торба шартлагандыр, дип фаразлый, юлның бу өлешен әйләнеп узарга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot