news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 26,7 мең тонна кар чыгарылган

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 26,7 мең тонна кар чыгарылган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда узган тәүлектә 1088 берәмлек махсус техника һәм 634 юл эшчесе урам-юл челтәрен кардан чистартырга чыккан. Шушы вакыт эчендә шәһәрдән 26,7 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе.

Ведомство мәгълүматлары буенча, февральнең беренче атнасында Казанда айлык норманың 85 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен тәүлек дәвамында 1,4 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар: 597 тонна реагент һәм 869 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген көндез юлларны кардан чистартуга 552 берәмлек техника һәм 520 юл хезмәткәре җәлеп ителәчәк.

Кышкы сезон башланганнан бирле шәһәр урамнарыннан 780,7 мең тонна кар чыгарылган, 47,8 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар сарыф ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot