news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда урамда кулына пистолет тотып йөргән исерек ир-атны тоткарлаганнар

Бүген Казанның Юлиус Фучик урамындагы гимназия янында бер ир-атның пневматик пистолет тотып йөрүе турында хәбәр таралды. Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, берникадәр вакыт узгач, күршесе бу ир-атны өенә кайтырга күндерә алган. Ярты сәгатьтән ир-ат кибеткә барырга дип тагын урамга чыккан. Юлда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Казанда яшәүче 46 яшьлек бу кеше исерек булган. Аңа җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен административ беркетмә төзегәннәр.

Хәзер ир-атның коралын экспертизага җибәргәннәр, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot