Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда урам-юл челтәрләрендә чокырларны ямау эше 74 процентка башкарылган
Эшләр үтәлешен узган төндә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин тикшерде
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында урам-юл челтәрләрендә чокырларны ямау эше дәвам итә. Эшләр үтәлешенең торышын узган төндә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин тикшерде.
Денис Калинкин юллар төзекләндерелә торган берничә урында булды. Шулай итеп, Башкарма комитет җитәкчесе Әбҗәлилов урамындагы юл өлешендә чокырларны ямау кысаларында асфальт-бетон кушылмасын җәю эшен тикшерде. 29нчы сентябрьдән 30ына каршы төндә биредә 6 кешедән торган юл эшчеләренең 2 бригадасы, 6 берәмлек махсус техника эшләгән.
Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Мусин урамында юллардагы ярыкларны герметизацияләү, ягъни ныгыту эшен тикшерде. Подрядчы оешма вәкилләре сүзләренчә, юллардагы чокырларны ямау һәм ярыкларны ныгыту, бигрәк тә температура тирбәлеше шартларында, юл капламын киләсе капиталь төзекләндерү эшенә кадәр норматив хәлдә тоту өчен кирәк.
Эшче утырышта Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, “Трест Горводзеленхоз” муниципаль унитар предприятиесе идарәчесе Роза Җаббарова, “Казан шәһәр төзекләндерү идарәсе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Камил Закиров, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин һәм башкалар катнашты.
Э.Вафин әйтеп үткәнчә, агымдагы елда Казанда 1,7 миллион кв.м. юл капламы төзекләндерелгән. Бүгенге көндә бу елгы план буенча төзекләндерү эшләренең 74 проценты үтәлгән.
Денис Калинкин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның башкала юллары мәсьәләләренә зур игътибар бирүен искә төшереп үтте. Башкарма комитет җитәкчесе шәһәр юлларын төзекләндерү буенча эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарган белгечләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бик зур күләмле эш башкарылды. Миллионлаган квадрат метрда юллар төзекләндерелде, - диде Д.Калинкин. - Әлбәттә, бүгенгә барлык җитди мәсьәләләр дә хәл ителде дип әйтә алмыйбыз, ләкин капиталь төзәтү һәм юллардагы чокырларны ямау программасы дәвам итә. Киләсе елда без урам-юл челтәрләрен төзекләндерү эшен дәвам итәрбез дип ышанам” - диде ул.
Асфальт-бетон кушылмасын җәю буенча эшләр узган төндә шулай ук Шмидт, Кол Гали, Габишев, Бер яклы Гривка, Короленко, Дементьев урамнарында, Минск урамында Фучик урамыннан алып Җиңү проспектына кадәрге юл өлешендә алып барылды. Моннан тыш, Чуйков урамында юл эшчеләре берничә кварталара юлларны төзекләндерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз