Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Uram яшьләр берләшмәсе бина фасадына Тукай рәсемен төшерәчәк
Портретны Татарстан урамы, 64нче йорт фасадында Дамир Бозик ясаячак.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Россия Федерациясенең биш шәһәрендә, шул исәптән Казанда күренекле сәнгать эшлеклеләренә багышланган фасадлар (мураллар) барлыкка киләчәк. «Таврида» арт-кластерында катнашучы URAM яшьләр берләшмәсе рәссамнары бина фасадында Габдулла Тукай портретын сурәтләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Активистлар сүзләренә караганда, илнең һәр субъектына танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайларга тәкъдим ителгән, яшьләребез Габдулла Тукайны әкиятләр авторы буларак күрсәтергә теләгән. Аны Татарстан урамы, 64нче йорт фасадында Дамир Бозик ясаячак. Бу аның беренче генә тәҗрибәсе түгел икән. Тукай портреты Дамирның иң зур эше булачак.
Проектны оештыручылар — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Мәдәни инициативаларны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз