Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда урам уеннары фестивале узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
ТР башкаласында Urban Games экстремаль спорт төрләре фестивале ачылачак. VI Бөтенроссия урам уеннары кысаларында 17-21 июльдә Урам экстрим-паркында алты дисциплинада һәвәскәр ярышлар узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын мультиспорт фестивалендә концерт программасы, шулай ук урам спорт төрләре: баскетбол, велосипед һәм роллер спорты, брейкинг, скейтбординг һәм флорбол буенча демонстрация һәм ярышлар көтә.
Фестивальдә катнашучыларга барысына да Россия Спорт министрлыгыннан сувенирлар бүләк ителәчәк, ә ярышларда җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм ТР Спорт министрлыгыннан дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Фестивальдә катнашырга һәм спорт төрләренең берсендә теләгән һәркем катнашырга мөмкин. Моның өчен 1 июльгә кадәр сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.
VI Бөтенроссия урам уеннары «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм халык арасында популяр булган урам спорт төрләрен булдыру һәм үстерү максатларында «Дәвалау һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Безнең ишегалды чемпионнары 2025» шәһәр спартакиадасының бишенче сезоны старт ала. Ярышлар Казанның ишегалларында, торак комплексларында, массивларда һәм микрорайоннарында яшәүчеләр арасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз