news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда урам мәдәниятенә багышланган «УРАМ Фест» фестивале узачак

Казанда урам мәдәниятенә багышланган «УРАМ Фест» фестивале узачак
Фото: «Татар-информ»

Казанның «УРАМ» экстрим-паркында 29 һәм 30 августта урам мәдәниятенә багышланган ике көнлек УРАМ Фест фестивале уздырыла. Программага экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, бию баттллары, белем бирү лекцияләре, остаханәләр, җирле брендлар ярминкәсе, артистлар, диджейлар чыгышы кертелгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

BMX буенча команда ярышлары фестивальдәге төп спорт чараларының берсе булып тора. Россиянең дүрт райдеры – командаларның капитаннары Ирек Ризаев, Никита Фоминов, Анар Алиев һәм Александр Моллаев үз төркемнәренә дүртәр катнашучы җыячак.

Командага эләгү өчен катнашучыларга квалификация алырга туры киләчәк. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 16 спортчы сайлап алына. Финал өлешендә катнашучылар дүрт номинация: «Иң югары биеклеккә сикерүче», «Иң яхшы күрсәтмә чыгыш», «Иң яхшы парлы күрсәтмә чыгыш» һәм «Спин ту Вин» буенча көч сынашачак. Җиңүче тамашачылар тарафыннан тавыш бирү ярдәмендә билгеле булачак.

BMX буенча квалификация чаралары 30 августта – 11:00 сәгатьтә, финал ярышлары 16:00 сәгатьтә башлана. Команда турнирының бүләк фонды 100 мең сум дип бәяләнә.

Фестивальнең беренче көнендә, 29 августта, шулай ук самокат һәм роллер-спорт, скейтбординг, паркур, воркаут, стритбол буенча квалификация алу чаралары үткәрелә. Шул ук көнне профессиональ спортчылар, җыелма команда тренерлары, урам мәдәнияте индустриясе, креатив индустрия вәкилләре катнашында белем бирү-агарту программасы башлана.

30 август көнне спорт ярышларының финалы, бию баттллары уздырыла, шуннан соң фестиваль федераль һәм җирле артистлар, диджейлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot