news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Урам киносы фестивале кысаларында иң яхшы кыска фильмнар күрсәтеләчәк

Өч көн дәвамында кыска метр, документаль кино һәм анимация кергән өч альманах күрсәтеләчәк.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 20-22 августта, 15.30 сәгатьтә В. И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда яшь авторларның Бөтендөнья урам киносы фестивале кысаларында соңгы биш елда төшерелгән иң яхшы кыска фильмнары тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Өч көн дәвамында кыска метр, документаль кино һәм анимация кергән өч альманах күрсәтеләчәк. 20 августта программада «Петух», «Про любовь», «Солнечный ветер», «Каждый 88», «Счастье на ладони» фильмнары күрсәтеләчәк.

21 августта тамашачылар «Ленин день», «Куда приводят сны», «Хорошая энергетика», «Расфокусин», «Зараза» фильмнарын карый алачак.

22 августта «Время жить, время умирать», «Гвоздь», «Фрилансер», «Невыполненное обещание», «Добрый день», «Ну здравствуй, Оксана Соколова» һәм башка кыска фильмнар күрсәтеләчәк. Бу көнне 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар кертелә.

  • Фильмнар һәр көнне 15.30 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100