Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда урам исемнәре һәм йорт номерлары язылган такта һәм билгеләр алыштырыла
Әлегә эш яртылаш кына үтәлгән
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 14-25 октябрьдә үткәреләчәк Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясенә кадәр Татарстан башкаласы Казанның урам исемнәре һәм йорт номерлары язылган такта-аншлаглары һәм билгеләре алыштырыла.
Әлегә шәһәрнең адрес хуҗалыгын тәртипкә китерү эше ярты юлда гына, әмма быел 1 мартка кадәр Казан мэры Илсур Метшин һәр йортның такта-аншлагын алыштыруны төгәлләү бурычы куйды. Дөрес, андый максат узган ел уртасына ук куелган иде. Адрес хуҗалыгын тәртипкә китерү эшенең озакка сузылуы шәхси йортлар күп булган районнарда күзәтелә, ә Яңа Савин районы бу яктан алда, төгәлрәге, билгеләнгән срокка эшне тәмамлый алган.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә сүз шул хакта булган.
Аерым алганда, дәүләт статистикасының Казан бүлегенең бүлек җитәкчесе Наталья Гатауллина сүзләренчә, 2008 елның 1 апрелена кадәр 4947 урам исеме аншлагының һәм 11386 йорт номеры билгесенең җитмәгәнлеге яки алыштырырга кирәклеге ачыкланган булса, 2009 елның 25 декабрена кадәр 2591 аншлаг (бурыч 52,4 процентка үтәлгән) һәм 6421 билге (барлык санның 56,4 проценты) генә беркетеп куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз