news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда унсигез яшьлек өч кыз ис газы белән агуланган

Кызлар шәһәрнең 7нче хастаханәсендә ята.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда унсигез яшьлек өч кыз ис газы белән агуланган. Алар шәһәрнең 7нче хастаханәсендә ята. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 15.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шәһәрнең 7нче хастаханәсе кизү табибыннан Ершов урамындагы 55нче йортның өченче катында унсигез яшьлек өч кызның ис газы белән агулануы турында хәбәр килде», диелгән ведомство хәбәрендә.

Зыян күрүчеләрнең барысын да шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китергәннәр. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ис газы чыгуның иң таралган чыганаклары төзек булмаган газ плитәсе, бассейн җылыткычлары, газ приборлары һ.б. булуын искәртә.

Җилләтү урыннары һәм торба тыгылу, саф һава җитәрлек кермәү, мичләрдәге ярыклар бинада ис газы җыелуга сәбәп булырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100