news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Университет урамындагы атыштан соң ир-атларның берсе хастаханәдә үлгән

Атышта зыян күргән ике кешегә 7нче шәһәр хастаханәсендә операция ясалган булган.

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда Университет урамындагы атыштан соң яраланган ир-атларның берсе хастаханәдә үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татар-информ” билгесез кешенең Островский һәм Университет урамнары чатында атыш оештыруын хәбәр иткән иде. Ювелир остаханәсе видеокамерасына 55 яшьлек ир-ат эләккән. Ул ТТ пистолетыннан чит ил машинасын йөртүче 47 яшьлек ир-атка һәм аның 45 яшьлек дустына аткан. 

Аларның икесенә дә 7нче шәһәр хастаханәсендә операция ясалган. Хәлләре “авыр” һәм “бик авыр” дип билгеләнгән.

Җинаять эше кузгатылган. 55 яшьлек ир-атны эзләү игълан ителгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100