news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Универсиаданың 8 яңа спорт объекты төзелеше 21 декабрьгә төгәлләнәчәк

Спорт корылмаларының гомуми бәясе 1,6 миллиард сумнан артып китә

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бу елның ахырына кадәр Казанда 1,6 миллиард сумнан артык торган 2013 елгы Универсиаданың 8 яңа спорт объекты төзелеп бетәчәк. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм коммуналь–торак төзелеше министры урынбасары Ирек Фәйзуллин матбугат конференциясендә объектларны 21 декабрьдә тапшыру планлаштырыла дип белдерде.
Хәзерге вакытта Универсиаданың 30 объектында төзелеш эшләре бара, 21 декабрьгә кадәр аларның сигезе төзелеп бетәргә тиеш.
Министр урынбасары сүзләренчә, бу вакытка Чуйков урамында 251 миллион сумлык универсаль боз аренасы, Даурия урамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнәгать университеты спорт комплексы (83 миллион), О.Кошевой урамында боз сарае (191 миллион), Химиклар урамында боз сарае (188 миллион), Ферма шоссесында аграр университет спорт комплексы (278 миллион), Горький шоссесында Олимпия резервындагы училищесының спорт комплексы (280 миллион) төзелеп бетәргә тиеш. Шулай ук 21 декабрьгә Татарстанның Биектау районында стендка ату комплексы (80 миллион) һәм Ваһапов урамында 25 метрлы бассейн, “Ак Бүре” спорт комплексының йомгаклап өлеше (186 миллион) төзелеп бетәргә тиеш.
2009 елда Казан спорт объектлары төзелешенә федераль үзәктән 11 миллиард сумга якын акча алды. И.Фәйзуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта 8 миллиард сум үзләштерелгән.
2010 елда Россия Федерациясе бюджетында Универсиада объектлары төзелешенә 9,8 миллиард сум каралган. И.Фәйзуллин сүзләренчә, киләсе елда тагын 15 спорт корылмасы төзелешен тәмамларга кирәк - бер өлеше майда һәм бер өлешен августта. Алар исәбендә Волейбол үзәге һәм гимнастика үзәге кебек зур объектлар бар. “2010 елга план 10 көннән әзер булыр, дип уйлыйм”, - диде И.Фәйзуллин.
Төзелеш министры урынбасары төзелгән объектлар Универсиадага кадәр дә файдаланылачак, дип белдерде. Шулай итеп, вузларның спорт комплексларында студентлар шөгыльләнәчәк, ә Универсиада авылының төзелгән корпусларында Казан вузларында укучы 8 меңгә якын студент яшәячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100