news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Универсиада авылы» тукталышындагы кешеләр өстенә Газель килеп кергән, үлүче бар

Казанның Идел буе районында «ГАЗель» машинасы кешеләр булган трамвай тукталышына барып кергән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария Җиңү Проспекты белән Мәүлетов урамнары киселешендә, «Универсиада Авылы» трамвай тукталышында була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Тагын ике кеше зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5, 5а, 7 нче трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.

«Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100