news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Уникс” концерт-спорт комплексында Корбан бәйрәменә багышланган чара уза

Корбан гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 29 ноябрьдә “Уникс” концерт-спорт комплексында Корбан бәйрәменә багышланган чара уза. Программада – Корьән уку, дин әһелләренең чыгышлары, ир-атлар башкаруында җыр һәм биюләр, КВНчыларның уеннары, зал белән викторина, лекция һәм кыска метражлы фильм күрсәтү каралган.

Корбан гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә. Шәригать билгеләмәсендә исә корбан “гыйбадәт нияте белән билгеле бер шартларга туры килгән хайванны махсус вакытта Ислам кагыйдәләре буенча чалу” дигәнне аңлата. Корбан бәйрәме көнендә корбанлык сатып алырга мөмкинлеге булган мөселманнарга корбан чалу тиешледер дип китерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot