Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Уникаль осталык үзәгендә Umma Forum хәләл индустрия күргәзмәсе эшли
6–8 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Umma Forum халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе уза. Чара Уникаль осталык үзәгендә үткәрелә, дип хәбәр итә «Интертат».
Форум бер мәйданчыкка Татарстан, Мәскәү, Пенза, Грозный, Ингушетия һәм Дагыстаннан танылган брендларны, дизайнерларны, җитештерүчеләрне һәм белгечләрне җыйган. Күргәзмәдә хәләл индустриясенең төрле юнәлешләре тәкъдим ителә: заманча кием-салым, экологик косметика, ислам финанслары һәм IT-продуктлар.
«Әлеге чараның төп максаты – ныклы элемтәләр булдыру, мөселманнар тарафыннан җитештерелгән продукция турында сөйләү, ягъни хәләл бизнес турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә мәгълүмат җиткерү», – диде форумга нигез салучы һәм аның директоры Әминә Шабанова тантаналы ачылышта.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников та форумның алдагы елларда дәвам итүенә өмет белдерде. Аның фикеренчә, хәләл продукцияне азык-төлек белән генә чикләргә ярамый.
«Бу изге башлангычның дәвамы булыр һәм киләчәктә без хәләл продукцияне азык-төлектә генә түгел, косметикада, фармацевтикада һәм кеше тормышының башка өлкәләрендә дә күрербез дип өметләнәбез», – диде ул.
Күргәзмәдән тыш, форум кысаларында көн дәвамында төрле темаларга багышланган чыгышлар һәм дискуссияләр дә оештырылган.
Әгәр дә форумда катнашырга теләсәгез, чараның рәсми сайтында бушлай теркәлү узарга кирәк. Форум программасы көн саен 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз