news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслимова:«Печән базары»нда татар дизайнерлары мохите тудыра алу белән горурланам

Казанда унберенче тапкыр үткәрелүче «Печән базары» фестивале башланды.

Казанның Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале башланды. Фестиваль быел унберенче тапкыр үткәрелә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова фестивальнең башланган чорларын искә алды.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Ун ел элек, фестиваль башланып кына килгәндә, мин волонтер булдым. Хәзер мин бу чараның төп оештыручысы. «Печән базары» – төпләнгән дөньякүләм бренд. Чишмә диңгез ясый, диләр. Бу безнең унъеллык эшебезнең матур нәтиҗәсе. Шәһәрдә татар телендә татар дизайнерларына мохит тудыра алуыбыз белән чиксез горурланам», – дип сөйләде Ленария Мөслимова.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ул татар чараларының күбәюен дә искәртеп үтте.

«Ун ел эчендә шәһәрдә татар телле чаралар күбәйде. Ун ел элек без бу трендны башладык. Хәзер халыкның сайлау мөмкинлеге зур. Димәк, безнең миссиябез үтәлгән», – диде Ленария Мөслимова.

Фестиваль территориясендә урнашкан ярминкәдә татар дизайнерлары киемнәре, бизәнү әйберләре, башка төрле товарлар алып була. Биредә алты төбәктән 70тән артык дизайнер катнаша. Фестивальдә лекторий, экскурсияләр, чәй аланы, Тынычлык бүлмәсе дә эшли.

Фестиваль кичке 22:00гә хәтле дәвам итәчәк һәм Илшат Сәетовның татар мөһаҗирләренең Төркиядәге язмышы турында «Казан ерак» документаль фильмын карау белән һәм Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры концерты белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100