news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Уң як Болак урамында чыккан янгынны видеога төшергәннәр

Бүген җирле телеграм-каналларда Уң як Болак урамында «Татсоцбанк» бинасы янган видео таралды.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, янгын Уң-Болак урамындагы бина фасадында булган. Белгечләр бинаның икенче катындагы вентиляцияле фасадында җылыткыч януын ачыклаган.

Янгында зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot