news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары оештырыла

Курсларда Умартачылык идарәсе, Татарстан Икътисад министрлыгы, республиканың ветеринария лабораториясе белгечләре чыгыш ясаячак.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел 27 февральдән 7 мартка кадәр Казанда, Татар агробизнесы кадрларын әзерләү институтында “Умартачылыкны үстерү нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Курсларда катнашучылар алдында Умартачылык идарәсе, Татарстан Икътисад министрлыгы, республиканың ветеринария лабораториясе, «Пчелопром» сәүдә йорты белгечләре чыгыш ясаячак.

Уку барышында умарта кортлары гаиләсе биологиясе, умартачылык эшчәнлеге технологиясе, бал кортларының йогышсыз һәм йогышлы авырулары, диагностика мәсьәләләре каралачак. Шулай ук экологик чиста продукция алу өчен заманча җиһазлар тәкъдим ителәчәк, умартачылык оешмаларына җир алу мәсьәләләренә ачыклык кертеләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot