news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда умартачылар форумы һәм бал фестивале узачак

Чара кысаларында умартачылар өчен җайланмалар, инвентарь, чимал, ветеринария препаратлары һәм уку ярдәмлекләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырыла.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында умартачылар өчен җайланмалар, инвентарь, чимал, ветеринария препаратлары һәм уку ярдәмлекләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырыла.

Шулай ук умартачылык продукциясен җитештерүне арттыру һәм аны экспортлау, яңа буын пестицидлар кулланганда экологик иминлек шартларын үтәү мәсьәләләре каралачак.

Республиканың умартачылык өлкәсендә әйдәп баручы экспертлары, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре умарталыкларны паспортлаштыру, умартачыларның хокукларын яклау, авыл хуҗалыгын индустрияләштерү шартларында умарталарның күпләп һәлак булу сәбәпләре һәм умарталарның пестицидлар белән агулануын лаборатор диагностикалау турында сөйләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100