Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Үлемсез полк» акциясе вакытында ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак
Татарстанда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында күчмә медицина пунктлары эшләячәк һәм ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бәйрәм чаралары барган вакытта күчмә медицина пунктлары оештырылачак. «Үлемсез полк» йөреше, салют, бәйрәм чаралары вакытында ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак», - диде ул.
Жаворонков билгеләп үткәнчә, 1 майга Татарстанда 2,3 мең ветеран тирәнәйтелгән диспансер медицина тикшерүе узган. Республикада барлыгы 12 меңнән артык кеше диспансеризация үткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз