news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Укытучылар скверы барлыкка киләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Укытучылар скверы барлыкка киләчәген хәбәр итте. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

«Илдә игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында педагоглар берләшмәсе катнашында зур эш башкарыла. Бу укытучыларның югары абруен һәм аларның эшенең мөһимлеген күрсәтә. Бу һөнәргә дан биреп, Казанда Укытучы скверы дип аталган иҗтимагый киңлек булдыру карары кабул ителде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүген залга бөтен гомерен укытучы һөнәренә багышлаган укытучылар һм остазлар чакырылганын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot