Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Укытучылар йорты ачылды
Казанда Подлужная урамындагы 49а йортында Укытучылар йорты ачылды. Ул Россиядә педагогларның һәм мәгариф өлкәсе идарәчеләренең һөнәри үсешен бер түбә астында берләштергән беренче мәйданчык. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә «Казан: талантлар үстерә торган шәһәр»дигән түгәрәк өстәл узды. Формаль булмаган шартларда Казан мэры Илсур Метшин педагогия вузлары студентлары, яшь белгечләр, мәктәп директорлары, һөнәри конкурслар лауреатлары һәм тармак ветераннары белән очрашты.
Укытучылар йортында эш дүрт төп юнәлеш буенча төзелер дип планлаштырыла: лидерлык үзәге, педагогик остаханә, R&D-үзәк, HR-үзәк. Мондый үзәк Россиядә бердәнбер.
Киләчәктә Укытучылар йортында шәһәр методик берләшмәләре, педагогик советлар утырышлары, һөнәри януны профилактикалау буенча психологик тренинглар һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге һөнәри конкурсларда җиңүчеләрдән мастер-класслар үткәрергә планлаштыралар, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз