news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Укытучылар көне уздыру өчен бюджеттан 5,7 млн акча биреләчәк

Әлеге суммага шәһәрнең тарихи урынында концерт карау һәм Казансу яр буенда 500 кешегә төшке аш каралган.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Казанда “Укытучылар көне – 2018” чарасын уздыру өчен, Татарстан бюджетыннан 5,7 млн акча бүлеп биреләчәк. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказчы булып тора. Техник бирем нигезендә, тантаналы чара Казан Кремленнән 1 чакрымнан ерак булмаган радиуста шәһәрнең тарихи урынында узарга тиеш. 700дән артык урынга концерт залы кирәк. Әлеге суммага шулай ук сценарий, режиссер эше һәм концерт программасын кую керә.

Аерым таләпләр концерт программасын алып баручыга каралган. Ул Татарстанның халык яки атказанган артисты яисә Россиянең исемле артисты булырга тиеш. Техник биремдә алып баручыга Мәскәү-Казан-Мәскәү очышы өчен түләү һәм кимендә дүрт йолдызлы кунакханәдә бер кешелек номер алу мөмкинлеге дә каралган.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте әгъзалары, федераль һәм төбәк органнары һәм Татарстан мәгариф учреждениеләре вәкилләре булуы планлаштырыла.

Өч сәгатьлек концерт белән тантаналы чара башланганчы, Казансу яр буенда бәйрәм төшке ашы булачак. Ул 500 кешегә исәпләнгән булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100