Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Укыйм» интеллектуаль китап клубында «Кисекбаш» дастаны турында фикер алышачаклар
2 апрельдә 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортындагы «Укыйм» интеллектуаль китап клубында «Кисекбаш» дастаны турында фикер алышу була. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналында хәбәр итә.
«Кисекбаш» дастаны – татар әдәбиятының борынгы ядкәрләренең берсе. Әсәрдә яхшылык белән яманлык көрәше, иман ныклыгы, гаделлек һәм рухи көч мәсьәләләре күтәрелә. Әлеге очрашуда дастанның сюжеты, образлары һәм аның татар мәдәниятендәге урыны турында сөйләшәчәкбез, диелә хәбәрдә.
Әсәрнең электрон варианты һәм очрашу турында өстәмә мәгълүматны клубның телеграм-каналында табып була.
«Укыйм» — Татар китабы йортында 2025 елда оешкан интеллектуаль уку җәмгыяте. Клубта оештырылган очрашуларда зыялы мохиттә дөнья һәм татар әдәбиятының үзенчәлекле әсәрләре белән танышалар һәм фикер алышалар. Клубның модераторы — музей мөдире, тәрҗемәче һәм публицист Айдар Шәйхин.
Фото: «Укыйм» интеллектуаль китап клубы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз