Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда укучылар өчен өченче химия фестивале узачак
25 ноябрьдә «Физик-химик алгарыш» республика проекты кысаларында «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында өченче химия фестивале узачак. Анда Татарстан Республикасы мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларының 7–11 сыйныф укучылары катнашачак.
Фестивальне Казан федераль университетының Сәләтле укучылар белән эшләү үзәге ярдәмендә КФУның А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының химия белеме бирү кафедрасы үткәрә. Программада химия тамашасы, «Ачышлар лабораториясе» фәнни квесты һәм интерактив шоу каралган. Фестиваль барышында укучылар химия күренешләре белән танышачак, тәҗрибәләрнең серләрен чишәчәк һәм үз белемнәрен тикшерәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз