news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда укучыларның сәламәтлеге проблемалары буенча халыкара конференция эшли башлады

Казанда укучыларның сәламәтлеге проблемалары буенча халыкара конференция эшли башлады

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Артур Хәлилуллов). Бүген Казанда “Сәламәтлеккә юнәлтелгән белем бирү: тәҗрибә, проблемалар, фаразлар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Конференцияне Россия Мәгариф академиясе, Россия Мәгариф академиясенең Идел буе бүлеге, ТР Министрлар Кабинеты, Россия Мәгариф академиясенең профессиональ белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институты, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы оештыра.

Ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР Министрлар Кабинетының урта махсус һәм югары белем бирү идарәсе башлыгы Рамил Вәлиев, Россия Фәннәр академиясе Мәгълүматлаштыру институты директоры Ирэна Роберт, ТР социаль яклау министрының беренче урынбасары Эльмира Маврина һ.б. катнашты.

Конференциядә шулай ук Кытай, Һиндстан, Гыйрак һәм АКШ галимнәре, шул исәптән Гыйрактан профессор Шамаун Алаа Габдел-Әхәт, АКШ мәгариф магистры Джоди Ортман һ.б. Ярославль, Ульян, Тула, Тольятти, Саранск, Самара һәм башка Россия шәһәрләре вәкилләре, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәр галимнәре бар иде.

Конференциянең секция утырышлары Казан авиация техникумында, Казан төзелеш көллиятендә, Казан елга техникумында һәм башка урта, махсус һәм югары белем бирү учреждениеләрендә узачак.

“Минемчә, конференциядә каралачак иң актуаль тема укыту процессында сәламәтлек саклау нормаларын үтәмәү сәбәпле, мәктәп укучылары һәм студентларының сәламәтлеге какшавы булачак”, - дип билгеләп үткән иде чара ачылыр алдыннан профессиональ белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Угарова. Әлеге проблема кысаларында конференциядә катнашучылар “Студентларның рухи культурасы – сәламәтлеккә юнәлтелгән белем бирүнең нәтиҗәле ресурсы”, “Студентларның сәламәтлеген системалы саклау һәм формалаштыруның заманча белем бирү технологияләре һәм проблемалары”, “Болонский процессын форматында һөнәри белем бирү йортының сәламәтлек формалаштыручы мохите”, “Белем бирү учреждениеләре һәм ЮХИДИ хезмәттәшлеге нигезе буларак тормыш эшчәнлеге иминлеге технологияләре” темаларын караячак.

Секция утырышларыннан соң, 16.00 сәгатьтә Казанның Мәскәү районы мәктәптән тыш эш үзәгенең “Шарм” шоу-театры чыгышы булачак.

Конференция эше иртәгә секция утырышларын нәтиҗәләр чыгару белән тәмамланачак. Чарада катнашучылар өчен Татарстан башкаласы буенча экскурсия дә каралган.

Наталья Угарова “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, Халыкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм катнашучы илләрнең хакимият структураларына рекомендацияләр кабул итү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot