Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда укучыларга дигән 635 тоннан артык продукт сыйфатсыз дип табылган
Аларны азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тикшергән.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казанда мәктәпләрне ашамлык белән тәэмин итүчеләргә 635 тоннан артык сыйфатсыз продукт кире кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директор урынбасары Алла Агапова хәбәр итте.
«Департаменттагы барлык ашамлыклар тикшерелә. Безнең үзебезнең лабораториябез бар. Ул куркыныч тудырган сыйфатсыз ашамлыкларны ачыкларга ярдәм итә», — ди Алла Агапова.
Агапова сүзләренчә, Татарстанда укучылар дөрес туклануга караганда, зыянлы ризык ашауны өстен күрә. «Әти-әниләр үз балаларында тумыштан бирле дөрес туклануга гадәт булдырырга тиеш», — диде генераль директор урынбасары.
«Мәктәп менюлары балаларга кирәк һәм файдалы булган ризыклардан тора», — дип өстәде ул.
Галерея: Пк в формате круглого стола, «Здоровое питание от А до Я»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз