Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда укучылар өчен Мәдәният дәресе була
Ул “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына старт бирә
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 10 да “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Мәдәният дәресе узачак. Анда Казан шәһәренең 5 нче номерлы лицее һәм 27 нче, 116 нчы номерлы мәктәпләрендә белем алучы 1 нче сыйныф укучылары катнашачак. Шулай ук, шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән баларны тернәкләндерү үзәгендә укучы 1 нче сыйныф балары—барысы 200 кеше катнашыр дип көтелә.
Дәрестә ТР Дәүләт Советы Рәисене урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары − мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, балалар өчен эшләүче мәдәни учреждение җитәкчеләре һ.б.рәсми затларның катнашуы көтелә.
Икенче залда исә, параллель рәвештә, “Татарстан Республикасы белем бирү һәм мәдәният учреждениеләренең үзара багланыш мәсьәләләре. Проблемалар. Перспективалар” темасына түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла.
Искәртеп узабыз: Мәдәният дәресе бу көнне республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә үткәреләчәк һәм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектының башлангычы булып торачак, дип “Татар-информ”га хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз