news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда укучы Кытай студентларының коронавирус аркасында каникулларын озайтмаячаклар

Бүгенге көндә Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) Кытайдан килгән 64 студент белем ала. Аларның бер өлеше әзерлек бүлегендә рус телен өйрәнә, ә икенчесе югары белем бирү программаларын үзләштерә.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда укучы Кытай студентларының коронавирус аркасында каникулларын озайту күздә тотылмый. «Татар-информ» агентлыгына А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) матбугат хезмәтеннән шул хакта хәбәр иттеләр.

«Кураторлык итүче министрлыклардан каникулларны озайту кирәклеге турында күрсәтмәләр килмәде», - дип ачыклык керттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) Кытайдан килгән 64 студент белем ала. Аларның бер өлеше әзерлек бүлегендә рус телен өйрәнә, ә икенчесе югары белем бирү программаларын үзләштерә.

Хәзерге вакытта югары уку йорты җитәкчелеге вәзгыятьне өйрәнә, гамәлгә куючылар һәм күзәтчелек органнары белән киңәшләшә, башка вузлардагы коллегалары белән сөйләшүләр үткәрә.

«Бездә әлегә коронавирус белән бәйле вәзгыять уңаеннан профилактика чаралары буенча рәсми документлар юк», - дип искәрттеләр Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) матбугат хезмәтендә.

Казан федераль университетының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгының соравына җавап бирмәделәр, Казан дәүләт энергетика университетында исә быелгы уку елында вузда Кытай Халык Республикасыннан килгән студентлар белем алмавы хакында хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100