news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда укучы Кырым студентлары мөселманча яшәү мөмкинлекләре өчен мөфтигә рәхмәт әйтте

Татарстанда Кырымнан килгән илледән артык студент укый.

Казанда укучы Кырым студентлары мөселманча яшәү мөмкинлекләре өчен мөфтигә рәхмәт әйтте
dumrt.ru

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ"). Кырымнан Казанга килеп укучы студентлар Татарстан Диния нәзарәтендә очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллинга  дин кануннары кушканча яшәү мөмкинлекләре тудырылганы өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда Ниния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфти төрле уку йортларында, аерым алганда, Казан инновация университетында укучы студентлар белән очрашты. Татарстанда Кырымнан килгән илледән артык студент укый. 

Студентлар мөселман мәхәлләләренең оешып эшләү тәртипләре, хәләл индустриянең үсеше, дини оешмаларның эшчәнлеге, республиканың милли үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар биргән. Мәчет салу, аларның финанслануы бәйле нечкәлекләрне үз төбәкләре белән чагыштырган.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәт үз эшчәнлегендә динебезнең традицияләрен һәм өстенлекләрен аңлаешлы һәм популяр формада җиткерү өчен төрле ысуллар һәм алымнар куллануы, медиа чаралары, социаль реклама, нәшрият, фильмнар төшерү, акцияләр, ачык бәхәсләр һәм лекцияләр оештырылуы турында сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100