news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда укучы баланы сукбай эт талаган

Аның иреннәре ертылган, борыны тырналган һәм кулы яраланган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Фучик урамындагы 133нче йорт каршында бер малайга сукбай эт ташлануы турында мәгълүмат таралды.

Шаһитлар әйтүенчә, бала классташлары белән дустына кунакка барган, ә подъезд янында аңа эт ташланган. Эт баланың кулларын, битен һәм тәнен тешләгән.

Малайны хастаханәгә алып киткәннәр, аның иреннәре ертылган, борыны тырналган һәм кулы яраланган.

«Татар-информ»га республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, күзәтчелек ведомствосы әлеге мәгълүматны тикшерә башлаган.

«Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турындагы законнар буенча җирле үзидарә органнары эшенә бәя биреләчәк», — диде Руслан Галиев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot