news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Украинадагы махсус операциядән кайтучыларны Казанда каршы алдылар

Украинадагы махсус операциядән кайтучыларны Казанда каршы алдылар
Росгвардиянең матбугат хезмәте

Росгвардиянең Идел буе округы Казан бүлеге хәрби хезмәткәрләре Украинада махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгәннән соң Казанга кайтты. Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәрби хезмәткәрләрне оркестр музыкасы белән туганнары һәм хезмәттәшләре флаглар һәм яхшы кәеф белән каршы алды.

Шәхси составны Россия хәрби часте командиры сәламләде, ул росгвардиячеләрне бурычларын уңышлы үтәүләре һәм туган илгә кайтулары белән котлады. Хәрби хезмәткәрләр туганнары һәм якыннары белән кочаклашып күреште.

Соңрак хәрби часть клубында махсус операциядә катнашучыларны хөрмәтләү булды, анда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров, шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Казан мэриясе вәкилләре катнашты.

«Сезне хезмәт командировкасыннан кайтуыгыз белән котлыйм. Берничә дистә ел элек безнең ата-бабаларыбыз нацизм күренеше белән очрашкан иде. Сезгә, яшьләргә, шул ук хәл белән очрашырга туры килде. Бу афәткә каршы көрәшнең алгы сызыгында булып, Сез чыдам һәм кыю булуыгызны күрсәттегез, үз хәрби бурычыгызны намус белән башкардыгыз», - дип мөрәҗәгать итте росгвардиячеләргә Рөстәм Гомәров.

«Без барыбыз да – Татарстан Республикасында яшәүчеләр, республика һәм Росгвардиянең территориаль идарәсе җитәкчелеге – мондый ир-егетләр хезмәт иткән хәрби часть булуы белән горурланабыз», - диде ул.

Махсус операциядә катнашучыларга ведомство бүләкләре, истәлекле билгеләр тапшырылды һәм чираттагы хәрби исемнәр бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100