news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә 800дән артык гармунчы катнашты

Казанда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә 800дән артык гармунчы катнашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бүген Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. 41 нче тапкыр үткәрелгән чара республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 800 катнашучыны — гармунчылар, баянчылар һәм үзешчән коллективларны җыйды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Быел концерт программасында беренче тапкыр гармунчылар гаиләләре һәм династияләре дә катнашты. Сәхнәгә халык сәнгате традицияләрен дәвам итүче 40тан артык яшь гармунчы чыкты. Бәйрәм профессиональ артистларның чыгышлары, халык күңел ачулары, һөнәри остаханәләр белән үрелеп барды.

Быелгы фестивальнең маршруты да үзгә иде. Чара сәгать Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янында башланып китте. Анда Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм татар сәхнәсенең башка йолдызлары чыгыш ясады.

Театр янында уникаль иҗади мәйданчык (арт-кластер) эшләде. Анда осталар татар халкының традицион һөнәрләрен (чигү, йон басу, агач кисү, чүлмәк ясау, тукучылык һәм челтәр үрү) күрсәтте. Биредә теләгән һәркем кулдан ясалган уникаль эшләнмәләрне сатып алды.

Гармунчылар колоннасы Тинчурин театрыннан Кабан күле буйлап Камал театры Амфитеатрына кадәр барды.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале — ул гади концерт кына түгел, ә буыннарны һәм халыкларны берләштерүче җанлы традиция дә. Ул инде 40 елдан артык уза һәм халык иҗатын күрсәтү өчен иң борынгы мәйданчыкларның берсе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot