Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале ачылышында дәүләт бүләкләре тапшырылды
Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» республика фольклор фестивале ачылды. Чара кысаларында мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләренә бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, шулай ук бөтен республикадан иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашты.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Марат Әхмәтов һәм Данис Шакиров тапшырды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты Алсу Сәйфуллина халык иҗатын үстерүгә өлеш керткәне өчен - «Татарстан Республикасының атказанган артисты», Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Дамир Рәфыйков мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен - «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте укытучысы Андрей Спиридонов мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
ТР Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең фестиваль һәм конкурс программалары бүлеге мөдире, «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-конкурсын оештыручы Нияз Кәримуллин, ТР Рәисе күрсәтмәсе нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә саллы өлеш керткәне өчен ТР Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды.
Шулай ук Татарстанның «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында иҗат коллективларына милли кием комплектларын тегү өчен сертификатлар тапшырылды.
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мәдәният өлкәсе вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.
Лаеш районының Столбище авылы мәдәният йорты мөдире Илмира Мөсәгыйтовага ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды;
Тәтеш район мәдәният йортының халык иҗатын үстерү буенча методисты Светлана Сабирҗанова ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде;
Питрәч районының «Балкыш» халык театры режиссеры Фәнил Мисалов ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Гөлназ Хәйруллина ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
Иҗат коллективлары вәкилләренә һәм активистларга Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров тапшырды. Төмән өлкәсе «Пышны» иҗат коллективы солистлары Әкълимә Бабшанова һәм Нурзия Хәлиуллина «Татар милли мәдәниятен тараткан өчен» медальләренә лаек булды.
Татар телен, әдәбиятын һәм сәнгатен актив пропагандалаганы, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын саклаганы өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр билгеләп үтелде:
Рушан Люкманов (Мәскәү),
Әлфирә Сөнгәтова (Чиләбе),
Рәзиф Хәдимуллин (Башкортстан Республикасы).

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале башкаручыларны, иҗат коллективларын һәм халык мәдәниятен яратучыларны берләштерә. Мондый чаралар традицияләрне, музыкаль мирасны һәм татар милли мәдәниятен саклауга ярдәм итә, шулай ук буыннар дәвамчанлыгын ныгыта.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз