news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә Зуля Камалованың концертлары була

Зуля Камалова - Австралиядә яшәүче татар җырчысы.

Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә Зуля Камалованың концертлары була
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Россиядә өч концерт бирәчәк һәм ике фестивальдә катнашачак. Бу хакта Зуля Камалова социаль челтәрләрдә үзе хәбәр итә.

Фестивальләрнең берсе – традицион “Крутушка” этнофестивале, икенчесе - быел беренче тапкыр гамәлгә куелган TAT CULT FEST шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале. “Крутушка” фестивалендә Зуля Камалова һәм аның төркеме 25-26 августта чыгыш ясаса, TAT CULT FESTта 30 августта Казан Кремлендә чыгыш ясаячак.

Зуля Камалованың концертлары Казанда - “Соль” барында, Уфада -“Башкортостан” Дәүләт концертлар залының Кече сәхнәсендә һәм Мәскәүдә Үзәк Рәссамнар йортында булачак.

Казан концерты 31 августка, Уфа – 2 сентябрьгә, Мәскәү 4 сентябрьгә планлаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100