news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Уфа өязе татарлары» китабы тәкъдим ителде

Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты чыгарган китап Башкортстанның төньяк-көнбатышы халкының килеп чыгышына ачыклык кертә.

Казанда «Уфа өязе татарлары» китабы тәкъдим ителде
Владимир Васильев

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты «Уфа өязе татарлары» дигән китап чыгарды. Басмада 1722-1782 елларда Уфа өязенең беренче дүрт дәүләт ревизиясенең җыелма мәгълүматы бирелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә яңа китапны чыгаручылар аны журналистларга тәкъдим итте.

«Халык санын алу якынлашу белән бәйле китапның актуальлеге арта. Күрше республикада Башкортстан территориясендә яшәүче татарларны башкорт дип күрсәткән күп кенә хезмәтләр чыкты. Без „Уфа өязе татарлары“ китабында объектив картинаны күрсәтәбез, чөнки 1722-1782 еллардагы беренче дүрт дәүләт ревизиясе документлары тарихи яктан ышанычлы дип санала», — диде Тарих институты директорының урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Тарих институты галиме Радик Исхаков, тарихи чыганакларга таянып, Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан хәзерге авылларда XVIII гасыр башыннан бирле татарлар яшәгәнен аңлатты. «Уфа өязе татарлары» китабында да әлеге мәгълүмат бирелә.

«1722 елгы беренче ревизия материаллары буенча, Башкортстанның төньяк-көнбатыш территориясендә 284 торак пункт булган. Аларга ясаклы һәм хезмәт итүче татарлар, мишәр татарлары нигез салган. Бу мәгълүматлар хәзерге татар авылларында гасырлар буена татарлар яшәвен раслый торган объектив дәлил булып тора», — диде Радик Исхаков.

Китап Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең татар икәненә дәлил булачак. «Монда этник татарлар булуы документаль рәвештә исбатланган», — диде галим.

Хәзерге вакытта «Уфа өязе татарлары» китабының электрон варианты Тарих институты сайтында урнаштырылган. Якын арада 2500 нөсхә белән басма варианты дөнья күрәчәк. Беренче чиратта, ул татар тарихын өйрәнүчеләргә бушлай таратылачак. Китапка киләчәктә ихтыяҗ булса, кабат бастыру мөмкинлеге дә күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100