Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Уфа «Нур» театры гастрольләре аншлаг белән бара
Казанда Уфа «Нур» театры гастрольләре бара. Тамашачы Башкортстаннан килгән татар театрын зал тутырып карый.
Гастрольләр Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектакле белән башланды, икенче көнне зур залда Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты», кече залда Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» комедияләре барды.
Гастрольләр Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова катнашында ачылды.
«Нур» театры актрисасы, Башкортстан Республикасының халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, театр артистлары: Чулпан Раянова, Башкортстанның атказанган артистлары Рида Фәхрисламова белән Ирина Ганиева Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүген театр зур залда «Бер мәл шәһәрдә» спектаклен күрсәтә, кече залда – «Көлмәгез, мин үләм» спектакле.
Гастрольләр иртәгә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакле белән төгәлләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз